Резидент статусын билгеләү өчен гражданнарның РФдә булу вакытын 180 көннән 90 көнгә кадәр кыскарту турындагы карар әле кабул ителмәгән. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов, Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге идарәсе утырышында чыгыш ясаганда белдерде.
"Без бу мәсьәләне биредә фикер алышканнан соң эшләячәкбез. Әгәр дә тәкъдим хуплау тапса – алга җибәрәчәкбез, әгәр тапмаса, юк. Барысы да бизнес белән дискуссияләр ничек узуга бәйле булачак", - диде Силуанов.