Антон Силуанов төбәкләргә бюджет кредитларын яңарту кирәклеген күрми

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

РФ субъектларына бюджет кредитлары бирүне яңарту кирәк түгел, бу кризиска каршы чара иде. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында тиешле сорауга җавап биреп хәбәр итте.

"Бюджет кредитлавын масштаблы яңарту турында мин хәзер әйтмәс идем. Бурыч күзлегеннән караганда, вәзгыять, субъектларда вәзгыять андый түгел, киресенчә, ул төзәтелә. Һәм без моның кризиска каршы корал булуы турында килешкән идек. Бәлки, әйдәгез аны күз алдында тотарбыз, ләкин әлегә, миңа калса, файдалануның кирәге юк", - дип билгеләде ул.

Силуанов ассызыклаганча, кредитлар буенча төбәкләрнең процент чыгымнары югары кала.

 "Чыннан да, процент чыгымнары әле һаман югары булып кала бирә. Беренче чиратта, бу коммерция банкларына кредитлар буенча процент чыгымнары. Без сезнең белән реструктуризацияләү турында карар кабул иттек, һәм хәзер киләсе өчеллыкка бюджетны карау барышында без алга таба да федераль бюджет алдындагы йөкләмәләр өлешендә бурыч йөген җиңеләйтү өстендә эшләргә әзер", - дип өстәде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International