Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет утырышы булды, анда депутатлар "2020 елга һәм 2021-2022 еллар планлы чорына ТР бюджеты турында" ТР законы проектын карады. Утырыш эшендә парламент Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.
Депутатлар алдында докладлар белән республика икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм финанс министрының беренче урынбасары - Татарстан Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзерахманов чыгыш ясады. Парламентарийларга 2020-2022 елларга һәм 2025 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразы һәм "2020 елга һәм 2021-2022 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы законы проекты тәкъдим ителде.
Марат Фәйзерахманов хәбәр иткәнчә, закон проекты белән республика бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 2020 елда 267 млрд 961 млн 768,9 мең сум, 2021 елда - 272 млрд 842 млн 377,8 мең сум, 2022 елда - 274 млрд 970 млн 533 мең сум күләмендә каралган.
Парламентарийлар профильле парламент комитеты җитәкли торган икътисад юнәлешләре буенча бюджетның планлы чыгымнары структурасын җентекләп тикшерделәр.
Профильле комитет тәкъдим ителгән закон проектын хуплады һәм аны карау һәм беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим итте.