Парламент тыңлаулары: республика бюджеты үзенең социаль юнәлешен саклаячак

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында «2020 елга һәм 2021-2022 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлаулары булды.

Гадәттәгечә, бюджет турында закон проектын тикшерү киң җәмәгатьчелек катнашында үтә. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, парламент башлыгы урынбасарлары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы депутатлары, Министрлар Кабинеты, республиканың җаваплы министрлыклары вәкилләре катнашты. Парламент тыңлауларына Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе Леонид Якунин рәислек итте.

Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин ассызыклаганча, бюджетны формалаштырганда республика икътисады үсешенең сценар шартлары, шулай ук төбәкләрнең керем структурасына үзгәрешләр кертелгән федераль законнарның үзгәрешләре исәпкә алынган.

Республика бюджетына керемнәрнең төп чыганаклары булып табышка салым, физик затларның кеременә салым һәм акцизлар кала. Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, 2020 елда табышка салым 100 млрд. сум күләмендә фаразлана, физик затларның кеременә салым (берләштерелгән бюджетка) - 82,1 млрд. сум (салым керемнәренең 31%ы). Фаразланган мәгълүматларга караганда, берләштерелгән бюджетка акцизлар кереме 34,2 млрд. сум тәшкил итәчәк, республика бюджетына - 33,1 млрд. сум.

Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре, профильле министрлык мәгълүматлары буенча, 11,7 млрд. сум (берләштерелгән бюджет), республика бюджетына - 7,6 млрд. сум күләмендә фаразлана. Татарстан Республикасы бюджеты проектында федераль бюджеттан керүче кире кайтарылмый торган керемнәр 2020 елга 31,3 млрд. сум күләмендә исәпкә алынган.

Республика бюджеты проектында барлык социаль йөкләмәләрне үтәү тәэмин ителгән. Республика төп финанс законының социаль юнәлеше (бу вакытта чыгымнарның күп өлеше социаль өлкәгә җибәрелә) киләсе елда да сакланачак.

2020 елгы бюджет проектында социаль әһәмиятле чыгымнарның өлеше 70%тан артыгын тәшкил итә. Социаль өлкә чыгымнары берләштерелгән бюджетта нигез 19 елга 2020 елда – 5,7 процентка, 21 елда 6,6га; 22 елда – 7,6 процентка үсә.

Гомумән алганда, берләштерелгән бюджетның керем өлеше 2020 елга 310,2 млрд. сум, чыгым өлеше – 313,1 млрд. сум, дефициты – 2,9 млрд. сум фаразлана. Республиканың 2020 елга бюджеты керемнәре күләме 264,8 млрд. сум, чыгымнар буенча – 267,9 млрд. сум, дефицит – 3,1 млрд. сум билгеләнә.

Парламент тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бюджет проекты өстендә алга таба эшләгәндә мәҗбүри тәртиптә исәпкә алыначак тәкъдимнәр эшләнде. Хәзерге вакытта республика бюджеты проекты профильле юнәлешләр буенча барлык парламент комитетларында өйрәнелә. Аннары җыелма йомгак әзерләнәчәк. Октябрь башында республика районнарында бюджет турында фикер алышу буенча зональ киңәшмәләр узды. 2020 елга һәм 2021-2022 еллар планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советының киләсе утырышында беренче укылышта каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International