Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты республика бюджеты проектын хуплады

2019 елның 11 октябре, җомга

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда депутатлар "2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы законы проектын карадылар.

Депутатлар алдында докладлар белән республика икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм финанс министрының беренче урынбасары – Татарстан Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзерахманов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары Марат Фәйзерахманов депутатларны республика бюджеты бүлекләре буенча финанслауның план күрсәткечләре белән таныштырды. Шулай, 2020 елга бюджет проекты буенча әйләнә-тирә мохитне саклауга чыгымнар 2,2 млрд. сумнан артык күләмдә каралган, шул исәптән "Иделне сәламәтләндерү" федераль проекты чараларын гамәлгә ашыруга - 1,9 млрд. сум. Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау, гражданнар оборонасы чараларын гамәлгә ашыруга 480,2 млн. сум, авыл хуҗалыгын үстерүгә - 12,1 млрд. сум, республиканың урман хуҗалыгын үстерүгә - 950,3 млн.

Комитет тәкъдим ителгән закон проектын хуплады, аны карау һәм беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International