Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2020-2022 елларга Татарстан бюджеты турында республика закон проектын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Республика бюджеты турында закон проекты буенча докладлар белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова чыгыш ясады.
2020-2022 елларга Татарстан Республикасы бюджетының төп параметрлары түбәндәгеләр:
2020 елда керемнәр 264 818 828,6 мең сум, 2021 елда - 270 033 384,7 мең сум, 2022 елда - 272 339 250,1 мең сум күләмендә планлаштырылган.
2020 елга чыгымнар 267 961 768,9 мең сум, 2021 елда - 272 842 377,1 мең сум, 2022 елда - 274 970 533,0 мең сум күләмендә планлаштырылган.
2020 елда Татарстан Республикасы бюджеты кытлыгы 3 142 940,3 мең сум, 2021 елда - 2 808 992,4 мең сум, 2022 елда - 2 631 282,9 мең сум күләмендә планлаштырылган.
“Сәламәтлек саклау” бүлеге буенча бюджет ассигнованиеләре 2020 елга 29 654,3 млн. сум күләмендә каралган.
“Социаль сәясәт” бүлеге буенча 2020 елга 47 117,5 млн. сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре исәпкә алынган.
“Физик культура һәм спорт” бүлеге буенча бюджет ассигнованиеләре 2020 елга 8 012,4 млн. сум күләмендә планлаштырылган.
“Мәгариф” бүлегенең “Яшьләр сәясәте” бүлекчәсе буенча 2020 елга “2019 - 2022 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү” дәүләт программасы ярдәмче программасы кысаларында чараларны гамәлгә ашыруга 5 588 537,4 млн. сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре планлаштырылган.
“Милли икътисад” бүлегенең “Гомумикътисадый мәсьәләләр” бүлекчәсе буенча халыкны эш белән тәэмин итү һәм хезмәтне саклау өлкәсендәге чараларга 2020 елга 1 616,8 млн. сум күләмендә чыгымнар исәпкә алынган.
Комитет әгъзалары «2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын хупладылар һәм Дәүләт Советы депутатларына аны беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим иттеләр.