Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында 2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына республика бюджеты параметрларын карадылар һәм 2020-2025 елларга республиканың социаль - икътисади үсеше хакында сөйләштеләр. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Комитет рәисе Лотфулла Шәфыйгуллин бу араларда республикада киләсе елга Татарстан бюджетына кагылышлы зона киңәшмәләре узуын, 10 октябрьдә исә парламент тыңлаулары уздырылачагын әйтте.
Утырышта 2020-2025 елларга Татарстанның социаль - икътисади үсеше хакында республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясады.
Татарстан сентябрь башына илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән акчаларның яртысыннан артыгын үзләштергән, дип белдерде бүгенге утырышта республика финанс министры урынбасары Алексей Шишкин.
«Республикада 11 илкүләм проект гамәлгә ашырыла. Быел Татарстан 25,7 млрд. сум акча үзләштерергә тиеш. Шуның 18,1 млрд. сумы федераль бюджеттан бүленгән. 1 октябрьгә әлегә шуларның 56,3 проценты үзләштерелгән. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, ел ахырына акча үзләштерү темплары артырга тиеш», - дип белдерде докладчы.
Шул рәвешле, Татарстан әлегә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен бүленгән 14,5 млдр. сумга якын акча үзләштергән.
«Әлеге акчаларны 100 процентка үзләштерү бурычы куелды. Без бу бурычның үтәләчәгенә ышанабыз», - дип сүзен йомгаклады Алексей Шишкин.
Киләсе ел бюджетына килгәндә, министр урынбасары 2020 елга керем 264 818,8 млн. сум, 2021 елга – 270 033,4 млн.сум, 2022 елга – 272 339,2 млн. сум булыр дип фаразлана, дип белдерде.
Чыгымнар 2020 елда 267 961 768,9 мең сум, 2021 елда 272 842 377,1 мең сум, 2022 елда 274970533,0 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Бюджет кытлыгы 2020 елда 3 142 940,3 мең сум, 2021 елда – 2 808 992,4 мең сум, 2022 елда – 2 631 282,9 мең сум булыр дип көтелә.
Комитет әгъзалары «2020 елга, 2021 – 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика закон проектын хуплады һәм Дәүләт Советына аны беренче укылышта карарга тәкъдим иттеләр.