ТР финанс министры 2019 елның 9 аенда ТР тупланма бюджетын үтәү йомгаклары турында җиткерде

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәт йортында 2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы тупланма бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр республиканың финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин республика киңәшмәсендә сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнаштылар. 

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин үз докладында билгеләп үткәнчә, 2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлешенә 228,3 млрд. сум кергән. РФ субъектлары арасында мобилизацияләнгән керемнәр күләме буенча Татарстан бишенче урынны алган. Республика бюджеты 194,9 млрд. сумга үтәлгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр - 171,5 млрд. сум. Җирле бюджетларның үз керемнәре 34,3 млрд. сум күләмендә тупланган.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 212,8 млрд. сум тәшкил иткән. Республика бюджеты чыгымнары 182,5 млрд. сум күләмендә башкарылган. Республика бюджетыннан бюджетара трансфертлар җирле бюджетларга 32,8 млрд сум күләмендә үз вакытында һәм тулы күләмдә бүлеп бирелгән. Муниципаль берәмлекләр чыгымнары 63,1 млрд. сум тәшкил иткән.

2019 елга Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында чараларны финанслауның гомуми күләме 25,7 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет хисабына - 18,1 млрд сум, республика средстволары - 7,6 млрд сум. 9 айда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 15,3 млрд сум юнәлдерелгән, 14,4 млрд сум үзләштерелгән.

Радик Гайзатуллин шулай ук 2020-2022 елларга бюджетлар проекты турында сөйләде. 2020 елга Татарстан Республикасы бюджеты Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан түбәндәге күләмнәрдә кертелгән: керемнәр - 264,8 млрд сум, чыгымнар - 267,9 млрд сум, дефицит - 3,1 млрд сум. Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты керемнәре күләме - 310,2 млрд сум, чыгымнары - 313,1 млрд сум тәшкил итә. Дефицит - 2,9 млрд сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International