Дәүләт Думасы I укылышта федераль бюджет чараларының калган өлешләрен җибәрү тәртибен раслады

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта 2020 елда федераль бюджет чараларының калган өлешен куллану үзенчәлекләрен беркетүче закон проектын кабул итте. Закон проекты хөкүмәт тарафыннан инициацияләнгән һәм 2020 елга федераль бюджет проектын озата баручы документ булып тора.

Документ 2020 ел башына федераль бюджетның калган чараларын түбәндәге максатларга җибәрү өчен хокукый нигезләр тудыра: милли оборона, милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге өлкәсендә президент һәм хөкүмәтнең кайбер карарларын гамәлгә ашыруга, оборона-сәнәгать комплексы үсешенә, 2019 елда исәп-хисаплары йөкләмәләре казначылык тәэмин ителешен кулланып уздырылган дәүләт контрактлары өчен түләүгә, һәм 2019 елның барлык (“бәйле булмаган”) калдыкларын күчерү исәбенә РФ хөкүмәтенең резерв фондын арттыруга бюджет ассгнованиеләрен арттыруга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International