2019 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Россия Федерациясенең дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлегенең бердәм хисап-сайлау кампаниясе кысаларында барлык дәрәҗәләрдәге сайланулы профсоюз органнары вәкаләтләре срокларына бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының беренчел профсоюз оешмасының профсоюз-сайлау конференциясе булды.
Чарада РФ дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашты.
Конференция кысаларында Беренчел профсоюз оешмасы рәисе Диләрә Аксенова хисап чорында Министрлыкның профсоюз комитеты эшчәнлеге турында хисап тотты. Моннан тыш, конференция барышында ревизия комиссиясе эше турында хисап тыңланды.
Оешманың яңа профсоюз комитетын, ревизия комиссиясен, хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкилен сайлаулар узды. Беренчел профсоюз оешмасының яңа рәисе итеп Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының социаль-мәдәни өлкәдә бюджет сәясәте бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Тараканова Диана Сәитҗан кызы сайланды.
Унҗиде ел ведомствоның беренчел профсоюз оешмасын җитәкләгән Диләрә Аксеновага министрлыкның беренчел профсоюз оешмасын үстерүгә һәм ныгытуга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының рәхмәт хаты тапшырылды, шулай ук ул «Татарстан Республикасында һөнәр берлеге алдындагы казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде.