Республика бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты  бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс документына төзәтү-тәкъдимнәр  3 ноябрьгә кадәр кабул ителә, аннан соң  документ икенче укылышка чыгарыла.

Беренче укылыш - бюджетны карауның мөһим этабы, чөнки нәкъ менә шушы чорда гомуми финанс күрсәткечләре (керемнәр һәм чыгымнар, дефицит күләме) раслана. Бу елның сентябрь аенда Дәүләт Советына кертелгән бюджет турында закон проекты парламентның барлык профиль комитетларының утырышларында каралды. Парламент тыңлаулары форматында тикшерелде. Моннан тыш, республиканың барлык муниципалитетлары катнашында өч зональ киңәшмә үтте.

Республика бюджетына керемнәрнең төп чыганаклары булып табышка салым, физик затларның кеременә салым һәм акцизлар кала. ТР финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, 2020 елда табышка салым 100 млрд. сум күләмендә фаразлана, физик затларның кеременә салым (берләштерелгән бюджетка) - 82,1 млрд. сум (салым керемнәренең 31%ы). Фаразланган мәгълүматларга караганда, берләштерелгән бюджетка акцизлар кереме 34,2 млрд. сум тәшкил итәчәк, республика бюджетына - 33,1 млрд. сум.

Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре, профильле министрлык мәгълүматлары буенча, 11,7 млрд. сум (берләштерелгән бюджет), республика бюджетына - 7,6 млрд. сум күләмендә фаразлана.

Татарстан Республикасы бюджеты проектында федераль бюджеттан керүче кире кайтарылмый торган керемнәр 2020 елга 31,3 млрд. сум күләмендә исәпкә алынган.

2020 елгы бюджет проектында социаль әһәмиятле чыгымнарның өлеше 70%тан артыгын тәшкил итә. Социаль өлкә чыгымнары берләштерелгән бюджетта нигез 19 елга 2020 елда – 5,7 процентка, 21 елда 6,6га; 22 елда – 7,6 процентка үсә.

Гомумән алганда, берләштерелгән бюджетның керем өлеше 2020 елга 310,2 млрд. сум, чыгым өлеше – 313,1 млрд. сум, дефициты – 2,9 млрд. сум фаразлана. Республиканың 2020 елга бюджеты керемнәре күләме 264,8 млрд. сум, чыгымнар буенча – 267,9 млрд. сум, дефицит – 3,1 млрд. сум билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International