Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта компаниянең 2019 елның тугыз ае эчендәге бюджетын үтәү йомгаклары каралды, ноябрь аена бюджеты расланды.
Директорлар советы 2020 елга «Татнефть» ГАҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп параметрларын һәм аны формалаштыру шартларын раслады.
Директорлар советында Россия Федерациясеннән читтә тышкы проектларны үстерү торышы турында да мәгълүмат тыңланылды.
Директорлар советы башка мәсьәләләр дә карады.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.