Республиканың кече нефть компанияләренең эшчәнлеге йомгаклары буенча киңәшмә турында

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләренең 2019 елның 9 ае эчендәге эшчәнлеге йомгаклары һәм киләчәккә бурычлары буенча киңәшмә уздырды.  

Киңәшмәдә «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, кече нефть компанияләре җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структуралар вәкилләре дә катнашты

«Кече нефть компанияләре 122 млрд сумлык продукция төяп җибәргән. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым кертемнәре 88 млрд сум – республика территориясендә тупланган салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми күләмендә 11%», - диде Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында. 

Ул ассызыклаганча, нефть сәнәгатенең тотрыклы эшләве нәтиҗәсендә Татарстанда сәнәгать җитештерүе индексы 101,3% тәшкил итә. 

«Республика 40тан артык программаны уңышлы гамәлгә ашыра. Киләсе елга тагын берничә яңа программаны гамәлгә ашырырга җыенабыз.Аерым алганда, “Безнең ишегалды” программасы кысаларында 3 ел эчендә 6 меңләп ишегалды хуҗалыгы тәртипкә китереләчәк. Шулай ук стационарларны, мәдәният, мәгариф, спорт объектларын капиталь ремонтулау программасы да планлаштырыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International