Татарстанның агымдагы ел бюджетына кабат үзгәрешләр кертелде

2012 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар “2012 елга, 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын карады.

Әлеге закон проекты 2012 елга Татарстан бюджеты керемнәрен - 10 002 457,5 мең сумга, чыгым өлешен 15 407 705,7 мең сумга арттыруны күз алдында тота. Кытлык 5 405 248,2 мең сумга арта һәм тиешле финанс чыганаклары белән тәэмин ителә.

ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда өстәмә рәвештә 10 002,5 млн. сум күләмендә бюджетара трансфертлар кертү күздә тотыла, алар закон проектында чагылыш таба. Шуның 9 112,1 млн. сумы – федераль бюджеттан, 618,9 млн. сумы – Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан, 271,5 млн. сумы - Торак-коммуналь реформалауга ярдәм фонды дәүләт корпорациясеннән.

Федераль бюджеттан алынган бюджетара трансфертлар максатчан рәвештә Казан шәһәрендә 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү өчен, күпфатирлы йортларга ремонт ясау чараларына – 2000,0 млн. сум, “Автомобиль юллары” ярдәмче программасына – 1998, 4 млн. сум, Бөек Ватан сугышы инвалидларын торак белән тәэмин итүгә - 1 083, 9 млн. сум, Казан шәһәрендә Универсиадасын әзерләү һәм үткәрүгә - 904, 2 млн. сум акча бирелә.

Шулай ук федераль казнадан килгән акча кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәменә, авыл хуҗалыгы сәнәгате паркы төзелешенә, “2011-2015 елларга уңайлы мохит” дәүләт программасына, технопрактлар төзелешенә, сәламәтлек саклау учреждениеләренә җиһазлар алуга, авыл җирлекләрен комплекслы төзүгә һәм яңартуга, инвалид балаларны дистанцион укытуга, ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә, “Булгария” теплоходы фаҗигасен бетерүгә чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә, иң яхшы укытучыларны бүләкләүгә, башка юнәлешләргә җибәрелә.

Федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан 2012 елда файдаланырга мөмкин дип табылган узган елдан калган федераль бюджет акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла торган чыгымнар 280,6 млн. сум тәшкил итә.

Шулай ук “Таттеплосбыт” ААҖ җылылык белән тәэмин итә торган торак йортларда яшәүче гражданнарга торак-коммнулаь хезмәтләр өчен түләүнең артуын киметүгә Татарстан Республикасы бюджетының чыгымнар өлешеннән 933,2 млн. сум бирергә тәкъдим ителә.

2012 елга бюджет кытлыгын финанслау чыганакларында 280,6 млн. сум күләмендә федераль башкарма хакимият органнарыннан 2012 елда файдаланырга мөмкин дип расланган, агымдагы елның 1 гыйнварена калган бюджет акчаларын исәпкә алырга тәкъдим ителә. Шулай ук 5 746,8 млн. сум күләмендә федераль бюджет кредитының бер өлешен кире кайтару срогын 2012 елдан 2013 елга үзгәртү тәкъдим ителә.

Бу һәм башка тәкъдимнәр буенча 2012 елда ТР бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 180 649, 1 млн. сум, керемнәр 154 078, 9 млн. сум тәшкил итәчәк. Бюджет кытлыгы 26 570, 2 млн. сум булачак.

Бүген министр Радик Гайзатуллин депутатларның “Һәркемгә уңайлы мохит” программасын тормышка ашыруга, ел ахырына кадәр дәүләт бурычына, табышка салым белән бәйле федераль законнарга кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, бюджетның керем өлешен формалаштыруга, республикакүләм максатчан программаларның начар финанслануына, Бөек Ватан сугышы ветеранннарын һәм ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә һ.б. кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә килгәндә, чиратта 17600 кеше торган. Аларның 16543е торак белән тәэмин ителгән, 1057е калган. Ел дәвамында бу категорияне торак белән тәэмин итү өчен, федераль бюджеттан 1 млрд. сумнан артык акча каралган.

Бүген сессия вакытында 1057 кешене торак белән тәэмин иткәч, бу мәсьәлә хәл ителәме дигән сорау яңгарады. Фикер алышуга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашып, чират барлыкка килгән очракта, аның расланган һәм нигезләнгән булырга тиешлеген билгеләп үтте. РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы белән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының тыгыз элемтәдә эшләргә тиешлеген, заявкаларны вакытында тапшыру зарурлыгын белдерде.

“2012 елга, 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты тулаем кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International