ТР Президенты “Химград” технополисының яңа объектлары белән танышты

2012 елның 8 октябре, дүшәмбе
Бүген ТР Президенты Казанның “Химград” технополисында – Киров районы территориясендә урнашкан заманча индустриаль комплекста булды. Бу комплекс үз территориясендә химия һәм полимер продукцияне эшкәртү өлкәсендә кече һәм урта компанияләрне урнаштыруны күзалдында тота.

Рөстәм Миңнеханов, аны озата барган ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов һәм башка рәсми затлар ике яңа җитештерү бинасын карады, аның берсендә технополис резидентларының сәнәгать мәйданнары, икенчесендә логистик комплекс булачак.

ТР Президенты карап чыккан объектлар бары тик 1 ел эчендә төзелгән.

Төзелешне финанслау 2010 нчы елда ТР Хөкүмәте һәм "Газпромбанк” ААҖ арасында кул куелган килешү кысаларында "Химград”ка, инфраструктураны киңәйтү өчен, бүлеп бирелгән кредит линия акчалары хисабына тормышка ашырылган. Ике җитештерү бинасының гомуми мәйданы - 16 мең кв.метрдан артык.

Үз җитештерү урыннарын яңа бинада урнаштырачак беренче резидентлар белән килешүләргә инде кул куелган. Бүген Рөстәм Миңнеханов өчен бу компанияләрне кыскача тәкъдир иттеләр.

Бүген ТР Президенты барында BASF компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул келды. Дөнья химия тармагы лидерларының берсе -

“БАСФ Строительные системы” ҖЧҖ “Химград” мәйданында төзелеш химиясе өчен продуктлар җитештерәчәк. Җитештерү эше 2013 елда башланачак, дип планлаштырыла.

Кул кую тантанасы башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов BASF вәкилләре – Россиядә концерн вәкиллеге башлыгы Сергей Андреев һәм “БАСФ Строительные системы” ҖЧҖ генераль директоры Сергей Ветлов белән алдагы хезмәттәшлек перспективалары һәм яңа уртак проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сөйләште.

ТР Президенты сүзләренчә, республика компаниянең һәрбер тәкъдимен карарга әзер. Проектларны тормышка ашыру өчен “Химград” кына түгел, ә “Алабуга” МИЗ яки “Камские Поляны” индустриаль паркы да мәйдан була ала.

Сергей Андреев билгеләвенчә, автокомпонентларны чыгару өчен продукция җитештерү хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләренең берсе була ала.

Очрашу вакытында “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлары советы утырышында BASF белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен сөйләшү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International