AirLiquide технополисы планнарында - “Алабуга” МИЗ резидентларына, Татарстанның нефть химиясе комплексы компанияләре, “Химград” технополисы, медицина учреждениеләре резидентларына техник газ җибәреп тору. Бүген бу хакта Директорлар советы рәисе – AirLiquide компанияләр төркеме Президенты Бенуа Потье һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның очрашуында сүз барды.
Татарстан башлыгы AirLiquide компаниясенең республикада уңышлы эшчәнлеге турында искәртте – компания 2008 нче елда үз өстенә алган бурычларны үтәгән, һәм хәзер "Алабуга” МИЗда техник газларны җитештерү буенча завод эшли. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый заводның эшләве потенциаль резидентлар өчен махсус икътисади зонаның конкурентлы өстенлеге булып тора. “Без МИЗны актив үстерергә планлаштырабыз, һәм мин техник газга ихтыяҗ үсәчәк, дип уйлыйм”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Ул республиканың башка юнәлешләрдә дә AirLiquide белән хезмәттәшлек итәргә - республиканың эре нефть химиясе предприятиеләренә техник газларны җибәрү, шул исәптән, “Химград” технополисы резидентларына, өлкәсендә - кызыксынуын раслады. “Сезнең “Химград”та да булу идеягезне без хуплыйбыз, - дип Рөстәм Миңнеханов Бенуа Потьега мөрәҗәгать итте. – Мин техник газ белән тәэмин итү аутсорсингка чыгарылырга тиеш, дип саныйм”.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов AirLiquide медицина учреждениеләренә газ җибәрүне тәкъдим итте. Россиядә AirLiquide генераль директоры Дмитрий Ермолов компаниянең “Алабуга” МИЗна медицина лицензиясен алырга планлаштыруын хәбәр итте, бу медицина максатларында кислород җитештерергә ярдәм итәчәк.
“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин AirLiquide җитәкчелегенә Татарстанның төркемнең башка компанияләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Очрашу соңында Рөстәм Миңнеахнов һәм Бенуа Потье барында “Химград” технополисы территориясендә сәнәгать-җитештерү эшчәнлеген алып бару турында меморандумга кул куелды. Документка Россиядә AirLiquide генераль директоры Дмитрий Ермолов һәм “Химград” технополисы җитәкчесе Альберт Кәримов кул куйды.
Татарстан Республикасы бюджеты буенча бурыч йөкләнеше күрсәткече (дәүләт бурычы күләменең, кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмыйча, бюджет керемнәре күләменә карата мөнәсәбәте) узган ел йомгаклары буенча 19,9 процент тәшкил итте. Бу бюджет законнарында «югары бурыч тотрыклылыгы» буларак характерлана торган дәрәҗәгә туры килә.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан түбәндәге күләмнәрдә бюджетара трансфертлар көтелә: