Республика башлыгын оялтырлык фактлар исә ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдиновның Татарстанда коррупциягә каршы тору буенча эш оештырылышы, бу исәптән шушы юнәлештә эшчәнлек алып бара торган республика эксперт төркеменең Әгерҗе белән Нурлат районнарына барып тикшерү нәтиҗәләре турындагы чыгышында яңгырады.
Совет утырышының 2 нче темасы итеп алынган бу мәсьәләдә коррупция турында күп сүз булды. Былтыр һәм быел 8 айда шушы юнәлештә закон бозган өчен тотылып, муниципаль орган һәм оешмаларның 92 вазифаи заты җаваплылыкка тартылган. Соңгы вакытта эксперт төркеме комиссиясе Әгерҗе белән Нурлатка кабат барып кайтырга мәҗбүр булган. Аларның икесендә дә коррупцион рисклар бар, дип санала, һәм бюджет акчасын файдаланланда, аеруча муниципаль контрактларны гамәлгә ашырганда коррупцион хилафлыклар табылган. Барыннан да элек, М.Бәдретдинов раслаганча, заказ урнаштыруда катнашучылар санын чикләүдә, сәүдәдә катнашудан нигезсез борып җибәрүләрдә, товар куюда монополиягә омтылышларда ачык чагыла. Шул рәвешле, Нурлат районы вазифаи затлары ягыннан хилафлыклар булуы ачыкланган, районның Башкарма комитеты җитәкчесе А.Савинов эш урыныннан азат ителгән, августта Әгерҗе районы башлыгы Ф.Габбасовның да вәкаләтләре вакытыннан алда бетерелгән. Урыннардагы вазифаи затлар грантлар биргәндә әшнәлек-туганлык мөнәсәбәтләрен алга чыгару, райондагы эшләрне бер гаиләгә туплау, афералар оештыру, дәүләт белән шәхси кесәне "бутау", җир белән законга каршы килеп эш итү кебек хилафлыкларда гаепләнә, гамәлләре фактлар белән раслана.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында яшьләр активы коррупциягә каршы көрәшне модельләштерүче команда уены – «Коррупциягә каршы Дженга» уздырды.