ТР дәүләт план органнарына 90 ел тулу уңаеннан бәйрәм узды
2012 елның 10 октябре, чәршәмбе
Бүген М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академик опера һәм балет театрында Татарстан Республикасының дәүләт план органнары оешуга 90 ел тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында яшьләр активы коррупциягә каршы көрәшне модельләштерүче команда уены – «Коррупциягә каршы Дженга» уздырды.