Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
2013 ел бюджетында социаль-мәдәни өлкәгә каралган чыгымнар күләме барлык чыгымнарның 68 процентын тәшкил итәчәк
2012 елның 15 октябре, дүшәмбе
Татарстан парламенты комитетларында “Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проектын карый башладылар. Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында да әлеге документ буенча фикер алыштылар.
Депутатларны бюджет проекты белән ТР Финанслар министры урынбасары Данил Волков таныштырды. Ул башта бюджетның керем өлешенә тәэсир ясый торган факторлар турында сөйләп үтте. Әлеге факторларның федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә килеп чыгуын белдерде. Билгеле булганча, РФ Салым кодексы буенча файдалы казылмаларга салым федераль үзәкнеке булып исәпләнә һәм 2012 елдан тулы күләмдә федераль бюджетка күчерелә.
2013 елга республика бюджетының керем өлеше - 128 328,2 млн. сум, чыгым өлеше – 130 938,6 млн. сум күләмендә карала. Кытлык 2 610,4 млн. сум күләмендә. Республиканың тупланма бюджетының керем өлеше - 160 199 990,3 млн сум, чыгым өлеше - 162 329 107,1 млн. сум, кытлык - 2 129 116,8 млн. сум.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, тупланма бюджетның чыгым өлешен формалаштыруның нигезенә бюджетның социаль юнәлешен көчәйтүче принциплар салынган. Аерым алганда, бюджет өлкәсендә һәм идарә өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә эш хакы 2013 елның 1 октябреннән 5,5 процентка артачак.
Шулай ук 2013 елның 1 сентябреннән стипендияләрне 5,5 процентка арттыру, коммуналь хезмәтләрне 12 процентка индексацияләү көтелә. 2013-2015 елларда республикакүләм социаль яктан әһәмиятле программаларны финанслау дәвам иттереләчәк.
Министр урынбасары сүзләренчә, бюджетның социаль юнәлешле булуы белем бирү стратегиясен тормышка ашыруны дәвам итү белән көчәйтеләчәк. Бу стратегияне тормышка ашыру өчен, 2013 елда республика бюджетында 2 млрд. сум акча каралган. Социаль-мәдәни өлкәгә каралган чыгымнарның күләме барлык чыгымнарның 68 процентын тәшкил итәчәк. Хезмәт хакын түләү өчен китә торган чыгымнар 40 процент тәшкил итәчәк.
Төрле өлкәләр буенча чыгымнарга килгәндә, “Милли икътисад” бүлегендәге “Транспорт” бүлекчәсенә - 2 693, 9 млн. сум, “Элемтә һәм информатика” бүлекчәсенә - 1 517,9 млн. сум, “Юл хуҗалыгы” бүлекчәсенә 11 260,3 млн. сум күләмендә акча каралган. “Торак-коммуналь хуҗалык” бүлегенә киләсе елда 3 386,6 млн. сум акча каралган.
Бюджет проекты турында фикер алышканда 2013 елда гамәлгә ашыруны тәмамлый торган республикакүләм программаларга һәм чараларны финанслауның 2014 елда кимүе турында да хәбәр ителде. Аерым алганда, 2013 елда “Татарстан Республикасында 2011-2013 елларда кече һәм урта эшкуарлык үсеше буенча республика программасы”, “Электрон Татарстан" озак вакытлы максатчан программасы тәмамлана. Шулай ук 2013 елгы Универсиаданы оештыру һәм уздыру өчен мәгълүмати-аралашу һәм телекоммуникация технологияләре өлкәсендәге чаралар төгәлләнә.
Утырышта ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының 2013 елга социаль-икътисади үсеш фаразы, төп финанс документының төп күрсәткечләре белән таныштырды.
Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты бюджет проектына карата үз тәкъдимнәрен дә яңгыратты.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
июнь, 2026 ел
Клуб тибындагы мәдәни-ял итү оешмалары биналарына капиталь ремонт ясау турында
«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2026 елда Мамадыш, Кукмара, Арча һәм Балтач муниципаль районнары территорияләрендә клуб тибындагы алты мәдәни-ял итү оешмасы бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
2
июнь, 2026 ел
2025 елда республика бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында каралды
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы закон проектын, шулай ук 2026 елның беренче кварталында республика бюджеты үтәлешен тикшерделәр.
Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм итү турында
2026 елда «Татарстан Республикасын фәнни-технологик үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасында алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына дәүләт ярдәме дәвам иттерелә.
1
июнь, 2026 ел
Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы Татарстан Республикасының кредит рейтингын раслады
Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы Татарстан Республикасының кредит рейтингын AAA(RU) дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз – «тотрыклы».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз