Социаль сәясәт буенча комитет киләсе ел бюджеты проектына үзгәрешләр кертәчәк

2012 елның 16 октябре, сишәмбе
ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты 2013 нче елга һәм планлы 2014 һәм 2015 нче еллар чорына ТР бюджеты турында закон проектына үзгәрешләрне карады һәм әзерләде.

Утырышта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева һәм финанслар министры урынбасары Юлия Абдреева доклад белән чыгыш ясады, бюджет буенча фаразлар, аның керем һәм чыгым өлешләре, закон проекты нигезләмәләре турында сөйләделәр. Комитет вәкилләре тәкъдим ителгән мәгълүмат турында сөйләшкәннән соң, проектны закон проектына кертүне расладылар.

Комитет вәкилләре тәкъдимнәренең күпчелеге ТР сәламәтлек саклауга финанс ярдәмен арттыруга кагыла. Комитет беркетелгән торак йортлары булмаган ятим балаларны, әти-әнисе карамагыннан мәхрүм балаларны, ун яки аннан күбрәк балалы гаиләләрне торак йорт белән тәэмин итүгә өстәмә акчалар бүлеп бирү мөмкинлеген карарга; балалар йортларын һәм мәктәп-интернатларны төзекләндерү буенча эшләрнең чыгымнарны, шулай ук ТР балаларының һәм яшьләренең ял, сәламәтләндерү, мәшгульлеге программасын финанслауга өстәмә акчалар кирәклеген исәпкә алырга тәкъдим итә.

Шулай ук комитет депутатлары 2013-2015 нче елларга ТРда хезмәт шартларын яхшырту программасы чараларын тормышка ашыру өчен, өстәмә акчалар бүлеп бирү кирәклеген билгеләделәр.

Комитет вәкилләре бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хаклары түбән булуы турында да сөйләштеләр.

Ике көн эчендә депутатлар социаль сәясәт буенча комитетның бюджет турында закон проектына соңгы йомгаклау вариантын әзерләячәкләр.

Утырыш нәтиҗәләре буенча, республика парламентының беренче укылышында “2013 нче елга һәм планлы 2014 һәм 2015 нче еллар чорына ТР бюджеты турындагы” закон проектын карарга һәм кабул итәргә тәкъдим итәргә карар кылынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International