Татарстанда 2013 нче елда мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләрне финанслау артачак

2012 елның 16 октябре, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советында мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет утырышы булды. Утырышның үзәгендә 2013 нче елга ТР бюджеты, республикада гомуми белем бирү системасын яңарту проектын тормышка ашыру, "Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар" проектын тормышка ашыруның барышы булды.


"2013 нче елга һәм 2014, 2015 нче елларга ТР бюджеты" утырышында доклад белән ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева һәм ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

Радик Гайзатуллин мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча финанслауның артуы каралуын ассызыклады.

Моннан тыш, 2013 нче һәм 2014, 2015 нче елларга бюджетның социаль юнәлешен тәэмин итү, социаль проблемаларны чишү каралган. 2013 нче елның 1 нче октябреннән бюджет өлкәсендәге эшчеләрнең хезмәт хакын 5,5 процентка, 2014 нче һәм 2015 нче елларның 1 нче октябреннән 5 процентка, 2013 нче елның 1 нче октбяреннән стипендияләрне 5,5 процентка, 2014 нче һәм 2015 нче елларның 1 нче октябреннән 5 процентка арттыру планлаштырылган.

Чыгыш соңында комитет вәкилләре тыңланган турында сөйләштеләр һәм доклад ясаучыларга Милли китапханәнең бинасын төзекләндерү, яңа бина төзү, шулай ук язылуга финанслауның кыскаруы турында сораулар бирделәр. Милли китапханә директоры урынбасары Сөембикә Җиһаншина күбрәк акча бүлеп бирүләрен сорады.

Радик Гайзатуллинга ТР Композиторлар берлеге бинасын төзекләндерүгә чыгымнарны бюджетка кертү мөмкинлеге турында сорау бирелде. Финанслар министры кайбер сорауларны бергәләп карарга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International