Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында 2013 елга бюджет проекты буенча фикер алыштылар

2012 елның 16 октябре, сишәмбе

Татарстан парламенты комитетларында “Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проектын карау дәвам ителде. Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында да әлеге документ буенча фикер алыштылар.

Иң элек депутатларны ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы, төп финанс документының төп күрсәткечләре белән таныштырып үтте. Әлеге фараз глобаль товар базарларындагы вәзгыятьне, дөньякүләм икътисадның үсеш перспективаларына кагылышлы бәяләмәләрне, шулай ук Россия һәм Татарстан икътисадындагы агымдагы тенденцияләрне исәпкә алып башкарылган. Чөнки Татарстанда җитештерелгән товарларның 48 проценты экспортка китә. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында республика товарларының конкурентлыкка сәләтлелеген тәэмин итү сорала.
Сәрия Сираҗиева хәбәр иткәнчә, 2013 елның фаразын төзегәндә “Химград”, “Технополис”, “IT парк” һәм башка шундый төр предприятиеләрнең эшчәнлеге исәпкә алынган.

Киләсе елда инфраструктур проектларны тормышка ашыру төзлеше секторының үсешенә китерер дип көтелә. 2013 елда бу тармакта үсеш 4,7 процент дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Шул ук вакытта 2,3 млн.кв.метр торак кулланышка тапшырылыр дип фаразлана.

2013 елда реаль керемнәр 10 процентка үсәр дип көтелә.

Куллану бәяләре агымдагы елда 4,9 процентка үскән. Продукциягә бәя үсү, субсидияләр бирү тәртибе үзгәрүгә бәйле рәвештә, инфляция быел 6 процент дип исәпләнә. 2013 елда бәяләр 5,5 процентка үсәчәк.

Депутатларны бюджет проекты белән ТР Финанслар министры урынбасары Алла Анфимова таныштырды.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты колачлаган бюджет тармакларына килгәндә, киләсе ел бюджет проектында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Конституция суды, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеген тәэмин итәр өчен, җитәрлек күләмдә акча каралган. Шулай ук депутатлар 2011-2014 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программаны, “2013-2015 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясен үстерү” озак вакытка исәпләнгән максатчан программасын, республикада юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, янгын куркынычсызлыгы, җәмәгать судьялары институтын үстерү белән бәйле программаларны тормышка ашыруга чаралар бүленә.

2013 ел бюджетында Татарстан Республикасында 2012-2014 елларга терроризмны һәм экстремизмны кисәтү буенча республика максатчан программасын тормышка ашыруга – 6,3 млн. сум, 2011-2015 елларга Татарстан Республикасында халык арасында наркотикларга каршы эш алып бару программасын гамәлгә кертүгә – 10,1 млн. сум, 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасын тормышка ашыруга 0,924 млн. сум акча каралган.

Депутатлар бүген фикер алышу вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының суд-медицина эскпертизасы хезмәткәрләренә эштән соң башкарылган хезмәтләре өчен акча түләү мәсьәләсен күтәрде. Бу 9 млн. 950 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International