Илдар Халиков көндәшлек һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча РФ Хөкүмәте комиссиясе утырышында катнашты

2012 елның 16 октябре, сишәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәүдә конкуренция һәм кече, урта эшмәкәрлек үсеше мәсьәләләре буена комиссия утырышында катнашты. Утырышны РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов уздырды.

Комиссия вәкилләре эшмәкәрлеккә ярдәм итү, авиакүчерүләр өлкәсендә конкуренция үсеше, хезмәт миграциясе проблемалары турында сөйләштеләр. Моннан тыш, ваклап сату челтәрләренә ярдәм итү мәсьәләләре күтәрелде.
Игорь Шувалов утырыш вакытында эшмәкрләрнең күп кенә тәкъдимнәрен хуплады. Ул шулай ук бизнес тормышын җиңеләйтә торган закон проектларының инде ел ахырына кадәр барлыкка килергә тиеш булуларын әйтте.

ТРны комиссия утырышында эшмәкәрлеккә җитди ярдәм күрсәтә торган төбәк буларак, үрнәк итеп китерделәр.

Утырыш соңында ФАС җитәкчесе Игорь Артемьев Россия Хөкүмәтенең эчке авиакүчерүләргә чит ил лоукостерларын кертү мөмкинлеген каравын хәбәр итте. Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, авиакүчерүләр өлкәсендә конкуренцияне үстерү һәм билет бәяләрен төшерү буенча план килешенгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International