РФ Финанс министрлыгы 2020 елда Илкүләм иминлек фонды валюта структурасын үзгәртергә планлаштыра

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

РФ Финанс министрлыгы 2020 елда Илкүләм иминлек фондының валюта структурасын үзгәртәчәк. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.

"Доллар күләме кимеячәк, төрле валюталар карала, әлбәттә, барысы да резерв, шул исәптән юань дә", - диде ул.

Колычев үзгәрешләр 2020 елда булачак, дип өстәде. Аның сүзләренчә, бюджет кагыйдәсе буенча валютаны сатып алу механизмы үзгәрмәячәк. "Асылда, европа-рубль базарында операцияләрне арттыруда бернинди дә гаеп юк, без аны априори күрмибез. Бигрәк тә тышкы сәүдә операцияләре буенча исәп-хисапларның күбрәк дәрәҗәдә, һәрхәлдә, Европа партнерлары белән, евро сеттльментына күчүен исәпкә алып", - дип билгеләде Колычев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International