РФ Финанс министрлыгы Россиянең бюджет сәясәтен тотрыклы дип атады

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Россиядә бюджет сәясәте тотрыклы һәм аның әһәмиятле инфляция куркынычлары юк. Бу хакта S&P Global Ratings 2019 конференциясендә финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.

"Бюджет сәясәтендә инфляция куркынычы күпме булуы турында. Миңа калса - күп түгел. Әгәр дә моңа берничә ай, квартал түгел, ә берничә ел офыгы белән карасак, нигездә, безнең бюджет сәясәте шактый тотрыклы", - дип билгеләде Колычев.

Аның сүзләренчә, Илкүләм иминлек фондының эчке инвестицияләре берничә ел дәвамында 1 трлн сум тирәсе тәшкил итәргә мөмкин, әмма алар инфляция процессларына әһәмиятле йогынты ясамаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International