Гыйнвар-октябрьдә РФ бюджеты профициты 3,071 трлн сумга кадәр үскән

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның гыйнвар-октябрендә РФ федераль бюджеты профициты 3,071 трлн сумга кадәр арткан. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы сайтындагы материалларда әйтелә.

Гыйнвар-сентябрь өчен РФ бюджеты профициты тулаем эчке продуктның 3,8% яки 2,986 трлн сум тәшкил иткән.

Гыйнвар-октябрь өчен бюджет керемнәре 16,67 трлн сумга якын тәшкил иткән, шуларның нефть-газ булганнары – 6,676 трлн сумнан артык, нефть-газ булмаганнары – 9,993 трлн сум. Шул ук чорда чыгымнар 13,598 трлн сум тәшкил иткән.

Чыгымнарның иң зур маддәләре социаль сәясәт – 4,055 трлн сум, милли оборона – 2,228 трлн сум, милли икътисад – 1,698 трлн сум, милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге – 1,503 трлн сум булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International