Дәүләт Думасы 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджет проектын икенче укылышта кабул итте. Бюджет проектының өченче укылышы 21 ноябрьгә планлаштырылган.
Проект нигезендә, 2020 елда федераль бюджет керемнәре 20,379 трлн сум дәрәҗәсендә планлаштырылган. 2021 елда алар 21,246 трлн сумга кадәр үсәчәк, ә 2022 елда - 22,058 трлн сумга кадәр. Бюджет чыгымнары, көтелгәнчә, шулай ук үсәчәк - 2020 елда 19,503 трлн сумга кадәр, 2021 елда 20,634 трлн сумга кадәр һәм 2022 елда 21,763 трлн сумга кадәр. Социаль тәэмин итүгә, оборонага һәм милли куркынычсызлыкка чыгымнар элеккечә әһәмиятле өлешне тәшкил итәчәк.
2020-2022 елларда федераль бюджет профициты тиешенчә тулаем эчке продуктның 0,8%, 0,5% һәм 0,2% дәрәҗәсендә көтелә.
2020 елга тулаем эчке продуктның фаразланган күләме 112,863 трлн сум тәшкил итә.
Документ 2020 елда Urals маркалы нефтькә бюджет кагыйдәсендә салынган бәядән чыгып (баррель өчен 42,4 доллар) төзелгән. Казнаның әлеге дәрәҗәдән тыш нефть сатудан өстәмә керемнәре Илкүләм иминлек фондына җибәрелә.
Бюджет Икътисади үсеш министрлыгының база фаразына нигезләнә, ул 2020 елда Россия эчке тулаем продуктының 1,7% ка үсешен һәм 2021 һәм 2022 елларда 3,1% һәм 3,2% ка кадәр тизләнүен күздә тота.