Илкүләм проектларга бүлеп бирелгән чараларның 64% ы гына үзләштерелде, моңа аеруча игътибар итәргә кирәк, дип белдерде РФ президенты Владимир Путин.
"Беренчел мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә илкүләм проектларга каралган чараларны якынча үзләштерү 64% тәшкил итә. Һәм бу чыннан да без аерым игътибар бирергә тиешле сорау, монда сез һичшиксез хаклы", - диде Путин, "Россия чакыра!" форумының пленар сессиясендә чыгыш ясаганда.