Дәүләт Думасы 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына федераль бюджетка төзәтмәләр проектын икенче укылышта кабул итте.
Беренче укылышта кабул ителгән документка караганда, РФ бюджеты профициты 2019 елга бюджет турындагы гамәлдәге закон белән чагыштырганда 1,881 трлн сумнан 1,480 трлн сумга кадәр (яки тулаем эчке продуктның 1,7% ннан 1,4% на кадәр) кимиячәк. Бюджет керемнәре, төзәтмәләр нигезендә, 20,174 трлн сумга каршы 19,970 трлн сум, чыгымнар - 18,293 трлн сумга каршы 18,489 трлн сум тәшкил итәчәк.
2019 ел нәтиҗәләре буенча инфляция, бюджетка төзәтмәләр проекты нигезендә, бюджетта алданрак фаразланган 4,3% ка каршы 3,8% тәшкил итәчәк.