Антон Силуанов Россиядә инвестицион климатны яхшырту чараларын атады

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

"Регулятор гильотина", капитал салуларны яклау турындагы закон, тигез конкурентлык шартларын булдыру һәм илкүләм проектлар Россиядә инвестицион климатны яхшыртырга ярдәм итәчәк. Мондый фикерне беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов "ВТБ Капитал" "Россия чакыра!" форумында чыгыш ясаганда белдерде.

"Соңгы вакытта без тотрыклы макроикътисадый күрсәткечләргә ирештек – инфляция, курс, алтын валюта резервлары. Әмма безгә икътисадның тиешле үсеш темпларын тәэмин итү өчен болар гына җитми. Шуңа күрә без хәзер макромәсьәләләр белән түгел, ә микромәсьәләләр белән, нәкъ менә эшмәкәрләр өчен уңайлы, инвесторлар өчен фаразлана торган мохит булдыру белән шөгыльләнәбез", - диде Силуанов.

Аның сүзләренчә, инвестклиматны яхшырту чараларының максаты - инвесторларның Россиядә инвестицияләр яхшы керем китерәчәк һәм якланачак, дигән ышанычы.

Россиядә бизнес алып бару шартларын яхшыртуга ярдәм итә торган РФ хөкүмәтенең төп чаралары арасында беренче вице-премьер шулай ук салым администрацияләвен һәм бюджет акчаларын гаделрәк бүлү ярдәмендә тигез конкурентлык шартларын булдыруны атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International