Россиянең тулаем эчке продукты үсеше октябрьдә 2,2% ка кадәр тизләнде

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Россиядә икътисадый үсеш 2019 елның октябрендә 2,2% ка кадәр тизләнде. Әмма 1,3% ка тулаем эчке продукт үсешенең еллык фаразын хөкүмәт үзгәртми. Бу хакта "ВТБ Капитал" форумында чыгыш ясаганда, РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

"Без даими рәвештә илкүләм проектлар белән эшлибез – бу бизнес белән дә, төбәкләр белән дә эш. Хәзер без инде нәтиҗә барлыгын, икътисадның үсеш динамикасы тизләнә баруын күрәбез, октябрьдә - үсешнең 2,2%ы", - диде беренче вице-премьер.

Шул ук вакытта Силуанов билгеләп үткәнчә, хөкүмәт әлегә ел нәтиҗәләре буенча фаразны үзгәртми, ул тулаем эчке продуктның 1,3% үсешен күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International