Антон Силуанов белдергәнчә, 2019 елда Россия тулаем эчке продукты үсеше 1,3% тан югары булырга мөмкин

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

2019 елда Россиянең тулаем эчке продукты үсеше фаразланган 1,3% тан югары булырга мөмкин. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында чыгыш ясаганда белдерде.

"Быел икътисадның үсеш динамикасы түбән булмаячагына ышанабыз; бәлки, без фаразлаганга караганда югарырак та булыр", - диде Силуанов.

Беренче вице-премьер хөкүмәт икътисади үсешнең уңай динамикасын күрә, дип өстәде. "Октябрьдә бер ай эчендә без 2,2% үсеш тизлеген күрдек. Бу трендның ни дәрәҗәдә тотрыклы булачагын карарбыз, әмма илкүләм  проектлар, без икътисадый үсешне стимуллаштыру өчен күргән чаралар эшли башлый", - дип йомгаклады беренче вице-премьер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International