«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

Утырышта компаниянең 2019 елның тугыз ае эчендәге бюджетын үтәү йомгаклары каралды, декабрь аена бюджеты расланды. Директорлар советы 2020 елга «Татнефть» ГАҖнең түләү чаралары йөрешенең фараз бюджетын раслады.

Шулай ук утырышта катнашучылар нефть-газ химиясе комплексын төзү проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңладылар.

Моннан тыш, утырышта катнашучылар 2020 елга «Разведка и Добыча» бизнес-юнәлеше эшчәнлегенең фараз күрсәткечләре турында фикер алыштылар.

Директорлар советы «Татнефть» ГАҖ Идарәсе составын үзгәртү турында да карар кабул итте. Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International