Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышы үтте. Утырышта компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре, компаниянең 2012-2013 нче елларның көзге-кышкы чорга әзерлеге турында хисап, 2013 нче ел XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерләнү һәм уздыру чорында Казанны энергия белән тәэмин итү буенча чаралар уздыру мәсьәләсе каралды.
Директорлар советына “Сетевая компания” ААҖдә билгеләнгән вакыт эчендә компания филиалларының 2012-2013 нче елларның көзге-кышкы чорына әзерлеге тикшерелүе, комиссияләр тарафыннан предприятиенең әзерлеге билгеләнүе хәбәр ителде. 2012 нче елның көзге-кышкы чорына әзерлек кысаларында уздырыла торган капиталь төзелеш, реконструкция һәм ремонт планнары билгеләнгән вакытта һәм тулы күләмдә башкарыла.
“Сетевая компания” ААҖнең Универсиада уздыруга әзерләнүе ТР Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән максатлар һәм бурычлар нигезендә алып барыла. 2013 нче елда Универсиаданы ышанычлы һәм берөзлексез энергия белән тәэмин итүнең бар системасын оештыру өчен, әһәмияткә ия булган төп электр челтәре объектларына реконструкция ясалган. Планлаштырылган чараларны тормышка ашырганда килеп чыккан мәсьәләләр “Сетевая компания” ААҖнең Универсиадага әзерлек буенча утырышларында карала.
Директорлар советы утырышына нәтиҗәләр ясап, Илдар Халиков компания тарафыннан Универсиадага әзерлек буенча бик зур эш башкарылуын, алынган темпларны саклау Бөтендөнья студентлар уеннарына тулы күләмдә әзерлек белән тотынырга мөмкинлек бирәчәген билгеләде.