1 ноябрьгә республикада 1 млн 867 мең кв метр торак файдалануга тапшырылды, бу планның 78%ын тәшкил итә. Бүгенге көнгә план тулы күләмдә 14 районда үтәлгән.
Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.