Татарстанның 2013 елга бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде

2012 елның 30 октябре, сишәмбе
Бүген IV чакырылыш Татарстан парламентының 34 нче утырышы ачылды. Анда “Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты тикшерелеп беренче укылышта кабул ителде. Закон проекты турында фикер алышуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.


Иң элек ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның план чорына социаль-икътисади үсеш фаразы, төп финанс документының төп күрсәткечләре белән таныштырып үтте. Фараз күрсәткечләрен планлаштырганда әйдәп баручы предприятиеләрнең һәм муниципаль берәмлекләрнең үсеш күрсәткечләре исәпкә алынган.
Министр Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында икътисадның җайлашу вакытында, чит илдән кертелгән товарларга пошлина кимүгә бәйле рәвештә, Татарстанда җитештерелгән товарларның конкурентка сәләтлелеген тәэмин итү чараларын эшләү зарурлыгын билгеләп үтте.
Алдагы өч елда нефтькә бәя 97-104 АКШ доллары, доллар курсы 32,4-33,7 сум булыр дип көтелә.

ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин бюджетның төп параметрлары белән таныштырды.
Ул башта бюджетның керем өлешенә тәэсир ясый торган факторлар турында сөйләп үтте. Әлеге факторларның федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә килеп чыгуын белдерде.
2013 елга республика бюджетының керем өлеше - 128 328,2 млн. сум, чыгым өлеше – 130 938,6 млн. сум күләмендә карала. Кытлык 2 610,4 млн. сум күләмендә. ТРның тупланма бюджетының керем өлеше - 160 199 990,3 сум, чыгым өлеше - 162 329 107,1 млн. сум, кытлык - 2 129 116,8 млн. сум.
Министр билгеләп үткәнчә, тупланма бюджетның чыгым өлешен формалаштыруның нигезенә бюджетның социаль юнәлешен көчәйтүче принциплар салынган. Аерым алганда, бюджет өлкәсендә һәм идарә өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә эш хакы 2013 елның 1 октябреннән 5,5 процентка артачак.

Шулай ук 2013 елның 1 сентябреннән стипендияләрне 5,5 процентка арттыру, коммуналь хезмәтләрне 12 процентка индексацияләү көтелә. 2013-2015 елларда республикакүләм социаль яктан әһәмиятле программаларны финанслау дәвам иттереләчәк.

Министр әйтүенчә, бюджетның социаль юнәлешле булуы белем бирү стратегиясен тормышка ашыруны дәвам итү белән көчәйтеләчәк. Бу стратегияне 2013 елда тормышка ашыру өчен, 2013 елда республика бюджетында 2 млрд. сум акча каралган. Социаль-мәдәни өлкәгә каралган чыгымнарның күләме барлык чыгымнарның 68 процентын тәшкил итәчәк. Хезмәт хакын түләү өчен китә торган чыгымнар 40 процент тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасы бюджетының иң әһәмиятле керем чыганагы булып оешмалар табышына салым тора. Ул 2013 елда 45 000,0 млн. сум булыр дип фаразлана.

Бюджет тармагында эшләүчеләр өчен 2013 елдан хезмәт хакы фонды 14,5 процентка арта. Эчке тулаем продукт үсеше 5,5 процент булыр дип көтелә.

Министр шулай ук 2013 елда Татарстан бюджеты югалтулары турында сөйләп үтте. Бу үз чиратында республика бюджетындагы керемнәрнең күләмен киметә. Аерым алганда, министр билгеләп үткәнчә, нефть буенча файдалы казылмалар чыгаруга салым ставка арта, 2013 елдан РФ Салым кодексы буенча файдалы казылмаларга салым федераль үзәкнеке булып исәпләнә һәм 2012 елдан тулы күләмдә федераль бюджетка күчерелә. Югалтулар компенсацияләнми, республика бюджетына 627 млн. сум акча керми калачак.

Министр депутатларның игътибарын алдагы еллар бюджеты үтәлешендәге объектив кыенлыкларга юнәлтте. Әлеге авырлыклар федераль законнар үзгәрүгә бәйле рәвештә, республика бюджетының керем өлеше 7,5 млрд. сумга кимүдән, бюджетта мәҗбүри булган һәм социаль түләүләрнең кискен артуыннан, федераль бюджетка бюджет кредитларын реструктуризацияләүдән гыйбарәт.

2013 елда Татарстан бюджеты, бюджетара трансфертлар буларак, федераль казнадан төрле юнәлешләр буенча - 10 988,3 млн. сум, 2014 елда – 7 225,9 млн. сум, в 2015 елда – 7 092,0 млн. сум алачак. Федераль үзәктән килә торган акчалар күләменең кимүе әлеге этапта кайбер федераль программаларны тормышка ашыруның тәмамлануы, федераль бюджеттан кайбер юнәлешләр буенча бюджетара трансфертларны тулысынча бүлеп бетермәү белән бәйле.

2013 елда “Гомумдәүләт мәсьәләләре” буенча – 24 723,5 млн. сум, “Милли оборона”га – 90,2 млн. сум, “Милли иминлек һәм хокук саклау эшчәнлеге” бүлегенә - 683,1 млн. сум, “Милли икътисад”ка – 24 424,8 млн. сум, “Торак-коммуналь хуҗалык”ка – 3 386,6 млн. сум, “Әйләнә-тирә мохитне саклау” бүлегенә - 351,0 млн. сум, “Мәгариф”кә - 21 060,9 млн. сум, “Мәдәният, кинематография”гә - 2 641,6 млн. сум, “Сәламәтлек саклау” бүлегенә - 21 840,9 млн. сум, “Социаль сәясәт”кә - 22 909,4 млн. сум, “Физик культура һәм спорт”ка – 500,6 млн. сум, “Массакүләм мәгълүмат чаралары” бүлегенә - 1 124,7 млн. сум, “Дәүләт һәм муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү” бүлегенә - 2 194,0 сум “Муниципаль берәмлекләрнең гомуми характердагы бюджетара трансфертлары” бүлегенә 5 007,3 млн. сум акча карау фаразлана.

Бүген сессия вакытында ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин депутатларның сорауларына да җавап бирде. Аерым алганда, депутатлар Альберт Бикмуллин 2013 елга табышка салым күләме, Андрей Симаков республика бюджетында тузган торакны ремонтлауга каралган чаралар, Рифат Ганибаев сәләтле балалар һәм яшьләрне үсендерү өчен акчалар бүлеп бирү, Николай Рыбушкин – транспортта ташламаларга ия булган категориягә кергән гражданнарны йөрткән, сукбай этләрне урнаштыру өчен бюджетта каралган чаралар турындагы сорауларын юллады. Хафиз Миргалимовны исә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү юнәлешендәге чаралар, идарә органнарындагы оптимизация мәсьәләләре, Артем Прокофьевны бюджет кытлыгының ел дәвамында күпмегә артачагы, Леонид Ивановны дәүләт бурычына хезмәт күрсәтүнең үсә бару сәбәпләре, Фәйрүзә Мостафинаны ятим һәм караучысыз калган балаларны, күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә каралган акчалар, Разил Вәлиевне муниципаль китапханәләрне өчен вакытлы матбугатка яздыру өчен акча каралу-каралмау мәсьәләсе, Василий Логиновны социаль өлкәгә караган чыгымнарның күләме кызыксындырды.

ТР Финанс министры җавабыннан күренгәнчә, 2013 елда табышка салым 45 млрд. сум күләмендә финанслана, туган торакны ремонтлау өчен – тупланма бюджетта – 2,4 млрд. сум, республика бюджетында 1,4 млрд. сум акча карала. Сәләтле балалар һәм яшьләрне үсендерү өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша 100 млн. сум акча бүлеп бирелә. Транспортта ташламаларга ия булган категориягә кергән гражданнарны йөрткән өчен, республика бюджетында 927 млн. сум акча каралган.

Дәүләт бурычына хезмәт күрсәтү күләменең үсә бару сәбәпләре республиканың федераль үзәктән алган бурычының түләнмәгән өлешенең ставкалары арту белән бәйле. Ятим һәм караучысыз калган балаларны торак белән тәэмин итүгә - 191 млн. сум, күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә 116 млн. сум акча бүлү фаразлана.

“Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты буенча ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Морат Гаделшин, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, профиль комитетлары рәисләре, фракцияләр вәкилләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International