РФ Финанс министрлыгы Икътисади үсеш министрлыгына Илкүләм иминлек фондыннан инвестицияләү өчен проектларны сайлау критерийларын тәкъдим итәчәк

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

РФ Финанс министрлыгы Икътисади үсеш министрлыгына Илкүләм иминлек фонды чараларын инвестицияләү өчен сайлап алыначак проектларга критерийларны тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итте РФ финанс министры урынбасары Владимир Колычев.

"Әлегә төгәл билгеле түгел. Без Икътисади үсеш министрлыгына ике критерий турында уйларга тәкъдим итәчәкбез – бу Илкүләм иминлек фонды өлешләре һәм керемлелек. Димәк, өлеш азрак булган саен, сайлап алыну мөмкинлеге дә күбрәк; керем никадәр югарырак булса, шулай ук сайлап алыну шанслары да шулкадәр күбрәк. Бу Икътисади үсеш министрлыгы карары. Без алар белән фикер алышмадык әле", - дип билгеләде Колычев.

Аның сүзләренчә, министрлыклар агымдагы ел ахырына кадәр проектларны сайлау критерийлары турында килешәчәк.

Ноябрь ахырында Финанс министрлыгы Илкүләм иминлек фонды чараларын инвестицияләү концепциясен Хөкүмәткә юллады. Стратегия ике вариантны күздә тота: рубль курсына һәм инфляциягә басым ясамас өчен чит ил активларына кертемнәр яисә шәхси бизнеска өстәмә инвестиция ихтыяҗы тудыра торган проектларга, эчке активларга.

Финанс министрлыгы фаразлары буенча, 2020 ел ахырына Илкүләм иминлек фонды күләме тулаем эчке продуктның 8,5% ына җитәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International