"Татнефть" ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда узган 9 айда компания бюджеты үтәлеше тикшерелеп, агымдагы елның ноябренә бюджет расланды.

Утырышта, аерым алганда, 2013-2014 елларга нефть чыгару һәм геологик-техник чараларга кагылышлы планнар хакында мәгълүмат тыңлады. 2013 елда геологик-техник чаралар планын тәэмин итүдә төп күләм яңа скважиналар бораулауга һәм кулланылышка кертүгә туры киләчәк. Ятмаларның нефть бирү сәләтен арттыруның өченчел ысуллары хисабына “кара алтын” чыгаруны гомуми нефть чыгаруның 21 проценты дәрәҗәсендә саклап калу планлаштырыла.
Директорлар советы утырышында “Татнефть-ТрансСервис” компаниясендә йөк һәм пассажирлар ташу базарын үстерү, логистиканы җайга салу хакындагы мәгълүмат та тыңланды. Әлеге предприятие “Татнефть” җәмгыятенә транспорт хезмәтләре күрсәтә. Бүген “Татнефть-ТрансСервис” составына 5777 хезмәткәр эшләгән 13 бүлендек предприятие керә.

Директорлар советы утырышында шулай ук “Татнефть” эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләр каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International