Фәрит Мөхәммәтшин: “2013 ел бюджеты гади түгел, ул чынбарлыкны чагылдыра”

2012 елның 30 октябре, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проектын беренче укылышта кабул итү нисбәтеннән, традицион матбугат очрашуында республиканың төп документына карата үз фикерен белдерде.


“Бюджет проекты нигезенә салынган параметрлар – инфляция дәрәҗәсе, чыгым һәм керем өлеше, һичшиксез, бюджетны киеренке ясый. Икенчедән, барлык керемнәрнең 67 проценттан артыгы социаль өлкәгә китә. Бу - бюджет алдындагы бик авыр йөкләмә. Бюджет проекты кытлык белән булуга карамастан, анда ТР Хөкүмәтенең социаль өлкә алдындагы бурычлары исәпкә алынган. Киләсе бюджетында шулай ук бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә агымдагы елның 1 октябреннән хезмәт хакы артуга киткән өстәмә чыгымнар исәпкә алынды”, - диде спикер. Шулай ук РФнең дотацион субъектларының бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын арттырганда федераль бюджеттан өстәмә акчалар алуын билгеләп үтте. Ә Татарстанга хезмәт хакын арттыру өчен, үз керемнәреннән өлеш чыгарырга туры килүен дә хәбәр итте.

“Бюджет гади түгел, ул чынбарлыкны чагылдыра. Аның буенча бик җитди, киеренке эшләргә туры киләчәк дип уйлыйм. Без энергия чыганакларына булган бәяләр нисбәтеннән безгә бәхет елмаюга өметләнәбез”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Киләсе ел бюджетына керми калучы керемнәргә кагылышлы сорауга җавап биреп, Фәрит Мөхәммәтшин югалтуның 8 млрд. сумга якын булуын билгеләп үтте. “Без федераль үзәк белән бюджетара мөнәсәбәтләр буенча эш алып барабыз. Без бу югалтуларны барлык федераль программаларда катнашып, капларга тырышабыз. Гомумән алганда, безнең бу процесска карашыбыз уңай түгел. Чөнки РФ субъектлары салым базасын үстерүгә кызыксыну бетә бара. Бигрәк тә федераль үзәктән дотация алмаучылар тарафыннан. Һәм федераль бюджеттагы өстәмә керемнәргә өметләнергә кала. Хәзерге вакытта салымның 70кә 30 процент мөнәсәбәттә бүленүе аркасында, республикада салым базасын үстерүгә кызыксыну бик юк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, шул ук вакытта Татарстанның яңа икътисади зоналар һәм производстволар ярдәмендә салым базасын үстерүгә омтылышын белдереп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International