Владимир Путин 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджет турындагы канунга кул куйган

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджет турындагы канунга кул куйды. Документ сишәмбе көнне хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылды.

Документ нигезендә, федераль бюджет керемнәре 2020 елда 20,379 трлн сум дәрәҗәсендә планлаштырылган; 2021 елда алар 21,246 трлн сумга кадәр күтәреләчәк, ә 2022 елда - 22,058 трлн сумга кадәр. Бюджет чыгымнары, көтелгәнчә, шулай ук үсәчәк: 2020 елда алар 19,503 трлн сум, 2021 елда - 20,634 трлн сум, 2022 елда - 21,763 трлн сум тәшкил итәчәк.

Бюджет һәм финанс базарлары буенча Федерация Советының профильле комитеты бәяләмәсендә билгеләнгәнчә, законда илкүләм проектларны өстенлекле финанслау саклана. 2020-2022 елларда 12 илкүләм проектны һәм магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планын гамәлгә ашыруга финанслауның гомуми күләме 6,9 трлн сум тәшкил итәчәк. "Барлык илкүләм проектларны вакытында финанслауны тәэмин итү бик мөһим, -  диелә бәяләмәдә. – Бу максатларга бүлеп бирелгән федераль бюджет чыгымнарын үтәү дәрәҗәсе 2019 елның 1 октябренә 50% тан ким булды. Шуңа күрә РФ хөкүмәтеннән булган куркынычларны бетерү буенча өстәмә чаралар эшләү таләп ителәчәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International