Россия тулаем эчке продукты үсеше быел 1,3-1,5% тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта РФ премьер-министры Дмитрий Медведев Россия телеканалларына интервьюсында белдерде.
"Быел безнең икътисад үсеш алды, әмма без теләгәнчә зур темплар белән түгел. Без көткән максималь үсеш 1,3% тан 1,5% ка кадәр булырга мөмкин", - диде ул.
"Без кабул иткән чаралар һәм күп кенә яңа чаралар нәтиҗәсендә тотрыклы үсеш темпларына чыгарбыз дип өметләнәбез. Исегезгә төшерәм, президентның танылган указы буенча һәм илкүләм максатлар нигезендә без дөнья икътисады үскәнчә үсәргә тиеш, – елына 3% тирәсендә. Һәм бу бик мөмкин хәл", - дип ассызыклады премьер.