Россиядә макроикътисадый тотрыклылык тәэмин ителгән, инфляция тарихи минимумда 3,6%. Бу хакта РФ президенты Владимир Путин Германия бизнесы вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.
"Россиядә макроикътисадый тотрыклылык тәэмин ителде, - диде Путин. - Узган ел сәнәгый җитештерүенең үсеше 3% тәшкил итте, эшсезлек түбән дәрәҗәдә - 4,6% һәм инфляция - 3,6%". "Россия өчен бу тарихи минимум", - дип билгеләде дәүләт башлыгы.
Путин агымдагы елда эчке тулаем продуктның үсеше уңай динамикасын югалтмас дип уйлый. "Узган ел тулаем эчке продукт 2,3% өстәгән иде, быел ул тыйнаграк, әмма уңай динамика булачак. Уңай динамика сакланачак", - диде ул.