Халыкара коррупциягә каршы тору көне (International Anti-Corruption Day) ел саен 9 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән билгеләп үтелә.
Бу көнне, 2003 елның 9 декабрендә, Мексиканың Мерида шәһәрендә узган югары дәрәҗәдәге сәяси конференциядә БМО коррупциягә каршы тору Конвенциясе имзалану өчен ачылды (БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан 2003 елның 31 октябрендә кабул ителде).
Документ коррупцияне кисәтү, гаеплеләргә җәза бирү чараларын, шулай ук аңа каршы көрәштә халыкара хезмәттәшлек механизмнарын күздә тота. Ул дәүләт-әгъзаларны коррупциягә каршы көрәш сәясәтен үткәрергә, тиешле законнарны хупларга һәм бу күренешкә каршы көрәш өчен махсус органнар булдырырга мәҗбүр итә.
Россия БМОның коррупциягә каршы Конвенциясен 2006 елның мартында ратификацияләде. 2008 елның 25 декабрендә Россия Федерациясендә коррупциягә каршы көрәшнең төп принципларын, коррупцияне кисәтүнең, коррупциячел хокук бозулар нәтиҗәләрен минимальләштерүнең һәм (яисә) ликвидацияләүнең хокукый һәм оештыру нигезләрен билгели торган «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон кабул ителде.
Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру барышында дәүләт хакимияте органнарының гражданлык җәмгыяте институтлары белән килешенгән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү максатларында 2006 елның 18 августындагы ПУ-315 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы төзелде. Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 13 октябрендәге ПУ-986 номерлы Указы белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советы Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясенә үзгәртелде.