2019 елгы «Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү турында

2019 елның 7 декабре, шимбә

 Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында 2019 елгы «Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар   департаменты тарафыннан уздырылды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, һәр дәүләт хезмәткәре республика үсешенә үзеннән өлеш кертә. Республикада уздырылучы чаралар, шул исәптән дәүләт хезмәткәрләре арасында иң яхшы хезмәткәргә конкурс хезмәткәрләрне берләштерә һәм киләчәк үсешкә этәргеч була.  

«Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәре, социаль-мәдәни даирәдә бюджет сәясәте бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Диана Тараканова шулай ук җиңүчеләр рәтендә булды.

Конкурс алтынчы мәртәбә уздырыла. Ел саен анда 50дән артык дәүләт хезмәткәре катнаша. Конкурс 2 этапта алты номинация буенча уза. Нәтиҗәдә 12 җиңүче билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International