Антон Силуанов: валюта контролен либеральләштерү резидент булмаганнар тарафыннан рубльне куллануны активлаштырачак

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә гамәлгә  керәчәк валюта контролен либеральләштерү чаралары резидент булмаганнар тарафыннан Россия валютасын файдалануны киңәйтәчәк һәм халыкара базарларда рубль торышын ныгытачак. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

"Инде кабул ителгән һәм тикшерелгән чаралар халыкара исәп-хисапларда Россия Федерациясе валютасын куллануны киңәйтергә мөмкинлек бирә, резидент булмаганнар тарафыннан Россия рублен файдалануны активлаштыра. Тышкы сәүдә контрактлары буенча исәп-хисап ясау өчен Россия Федерациясе валютасын куллану халыкара базарларда Россия рубленең позицияләрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк", - диде Силуанов.

Ул 2020 елның 1 гыйнварыннан РФ валютасында чимал булмаган экспортка карата экспорт керемен репатриацияләү турындагы таләпләр тулысынча бетерелүен искәртте. Моннан тыш, 2020 елның 1 гыйнварыннан резидентлар тарафыннан чимал экспорты буенча РФ валютасының вәкаләтле банкларындагы үз счетларына репатриация таләбен этаплап гамәлдән чыгару башлана. Ел башыннан чимал экспортына карата валюта законнарының мондый йомшаклыгы тышкы сәүдә килешүе суммасының 10% ыннан артмаячак, ә тулысынча гамәлдән чыгару 2024 елның 1 гыйнварыннан булачак.

"Валюта контролен либеральләштерү Россия бизнесы һәм безнең икътисад өчен яңа мөмкинлекләр ача. Бизнесны чит ил контрагентларының Россия партнерлары белән бизнес алып бару мөмкинлекләрен киңәйтә генә түгел, халыкара кооперация һәм экспорт кебек илкүләм проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итә", - дип йомгаклады Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International