Гыйнвар-ноябрьдә РФ бюджеты профициты тулаем эчке продуктның 3,1% ын тәшкил итте

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Федераль бюджет профициты 2019 елның гыйнвар-ноябрь айларында 3,025 трлн. сум, ягъни тулаем эчке продуктның 3,1%ын тәшкил итте. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы сайтында урнаштырылган материалларда әйтелә.

Гыйнвар-октябрь айларында РФ бюджеты профициты тулаем эчке продуктның 3,5%, ягъни 3,071 трлн сум тәшкил иткән.

Гыйнвар-ноябрьдә бюджет керемнәре 18,025 трлн сум тәшкил итте, шулардан нефть-газ - 7,265 трлн сумнан артык, нефть-газ булмаган керемнәре - 10,759 трлн сум. Бюджет чыгымнары 14,999 трлн сум тәшкил иткән.

Чыгымнарның иң зур маддәләре социаль сәясәт - 4,421 трлн сум, милли оборона - 2,47 трлн сум, милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге - 1,685 трлн сум булган.

РФ бюджеты турындагы канунга кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча профицит элекке бәяләү урынына тулаем эчке продуктның 1,7% дәрәҗәсендә көтелә. РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев элегрәк ел нәтиҗәләре буенча федераль бюджет профициты эчке тулаем продуктның 1,8% тәшкил итәргә мөмкин, дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International