ТР финанс министры Радик Гайзатуллин 2019 елда Татарстанның берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары турында хәбәр итте

2019 елның 14 декабре, шимбә

Бүген 2019 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын көтеләчәк үтәү йомгаклары һәм 2020 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды.

Чара Казан Ратушасында узды, анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ беренче вице-премьеры – Россия Финанс министры Антон Силуанов катнашты.

Чыгыш ясап, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, барлыгы 330 млрд. сумга көтелгән үтәлештә, салым һәм салым булмаган керемнәр 291 млрд. сум тәшкил итәчәк. Республика бюджетына 242 млрд. сум керүе фаразлана. Җирле бюджетларга керемнәр 49 млрд. сум тәшкил итәр дип бәяләнә. Табышка салымнан керүләр 104,2 млрд. сум булачак дип көтелә.

Физик затлар керемәренә салым 81 млрд. сум булыр дип көтелә. Берләштерелгән бюджетка акцизлар 36,1 млрд. сум булыр дип фаразлана.

Салым булмаган керемнәрнең 2019 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына кереме 16,2, республика бюджетына – 10,1, җирле бюджетларга – 6,1 млрд. сум күләмендә көтелә.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 336 млрд. сум тәшкил итәчәк. Республика бюджетыннан чыгымнарга 285, муниципаль берәмлекләрдән – 97 млрд.сум сарыф ителүе исәпләнә.

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышында чараларны финанслауның гомуми күләме 19 елда 26,7, шул исәптән федераль бюджет чаралары исәбеннән – 19, Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән – 7,7 млрд.сум тәшкил итә. 11 ай эчендә аларны гамәлгә ашыруга 23,4 млрд. сум җибәрелгән, 21,6 млрд. сум үзләштерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International