Владимир Путин илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда вәзгыять нормаль дип саный

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

РФ Президенты Владимир Путин РФдә илкүләм проектларны яңадан карау кирәклеген күрми, чөнки аларны гамәлгә ашыру көтелгәннәр кысаларында уза һәм контрольдә, ләкин билгеле бер очракларда башкаручыларның шәхси җаваплылыгын көчәйтү әһәмияте бар.

"Беренчесе. Минемчә, монда нигездә, принциплар буенча берни дә яңадан карарга кирәкми. Икенчесе. Шәхси җаваплылык кертелде, ләкин аны, һичшиксез, тагын да көчәйтергә, детальләштерергә мөмкин", - диде дәүләт башлыгы еллык зур матбугат конференциясендә, шулай ук илкүләм проектларның масштабы һәм аларның илкүләм максатлар белән үзара бәйләнеше турында искәртте.

"Без элек мондый инструментлар белән эшләмәдек. Дәүләт программалары бар иде, ләкин бу башка нәрсә. Бүген илкүләм проектлар нәкъ менә (илкүләм) максатлар белән бәйле. Әлеге максатларга ирешү өчен конкрет ресурслар бүлеп бирелде һәм шәхси җаваплылык кертелде, ул инде файдаланыла", - диде президент.

"Менә шушы юнәлешләр буенча без алга таба эшләргә тиеш тә. Тоткарланамы, юкмы? Әлбәттә, беренче адымнардан ук механизм булдырырга һәм норматив база кабул итәргә кирәк иде. Әлбәттә, минем моның алга таба ничек хәрәкәт итәчәге турында борчылу хисе туды", - дип белдерде Путин.

Шул ук вакытта, дип дәвам итте ул, 2019 елга планлаштырылган илкүләм проектлар буенча 38 максатның 26 бурычы тормышка ашырылган һәм 12се тормышка ашырылмаган. Мисал өчен Путин ил өчен иң мөһим юнәлешне атады – авария хәлендәге торактан күчерү.

"Без бу бурычны агымдагы елга үтәп кенә калмадык, ә өч тапкырга арттык. Шуңа күрә тулаем алганда вәзгыять нормаль, контрольдә. Әлбәттә, реаль тормышта ниләр барганын карарга, анализларга кирәк, һәм, әлбәттә, ничек кенә булса да, нәрсәгәдер төзәтмәләр кертергә туры киләчәк. Гомумән, яңадан карарга кирәкми", - дип йомгаклады президент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International