Владимир Путин: Россия икътисады тышкы шокларга җайлашты

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, безнең икътисад тышкы шокларга җайлашкан, ә рубль энергия чыганакларында бәяләр тирбәнешләренә тотрыклыракка әйләнгән.

"Бу [үзара санкцияләрдә] бернинди яхшылык та юк, әмма безнең икътисад - мин моны тулы җаваплылык белән әйтә алам - тышкы шокларга җайлашты, ә илкүләм валюта - ул инде болай, сүз уңаеннан,  апропо - энергия чыганакларына бәяләрнең мөмкин булган тирбәнешләренә тотрыклыракка әйләнде”, - дип белдерде дәүләт башлыгы еллык зур матбугат конференциясендә.

Президент шулай ук икътисадта сәяси мотивлаштырылган чикләүләрдән котылырга өндәде.

"Икътисадый эшчәнлек өлкәсендә сәяси мотивлаштырылган чикләүләрдән арыну яхшырак, әлбәттә. Бу дөнья сәүдәсенә һәм дөнья икътисадына зур зыян китерә", - дип белдерде дәүләт башлыгы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International