Бүген Әлмәт шәһәрендә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Утырышта компаниянең 2019 елның унбер ае эчендәге бюджетын үтәү йомгаклары каралды, 2020 елның гыйнвар-февраль айларына һәм беренче кварталына «Татнефть» ГАҖнең бюджеты расланды.
Утырышта катнашучылар скважиналарны ремонтлау өлкәсендә нәтиҗәлелекне арттыруның төп юнәлешләре турында мәгълүмат тыңладылар.
Утырышта катнашучылар төп компетенцияләр һәм конкурент өстенлекләр нигезендә компанияне стратегик диверсификацияләү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Утырышта башланган проектларны дәвам итү һәм диверсификациянең яңа юнәлешләрен тикшеренү турында карар кабул ителде.
Директорлар советы 2019 елда геология-разведка эшләре барышы турында да фикер алыштылар.
Директорлар советы «Татнефть» ГАҖ идарәсе составын үзгәртү турында карар кабул итте. Башка мәсьәләләр дә каралды.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.